Results count: 1079000 (940903), search took 0.001 sec.

Search results

  1. Исхакый аты-чабы чыгу тезмәсен исеме-чабы китү, исеме-җәбе китү кебек формаларда кулланган: «Мин хәрап булдым, исемем-чабым китте» (1, 62). З. Ф. Әхәтова . Г. ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР
  2. Шулай ук көтә-көтә көтек булу тезмәсен әдип көтә-көтә көт булу формасында кулланган: «Мин, көтә-көтә көт булгач, гөлгыйзар адресы берлән хат яздым» (1, 110). З. Ф. Әхәтова . Г. ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР
  3. Фразеологизм, лексик-грамматик бөтенлеген саклаган хәлдә, контекстта яңа мәгънә эчтәлегенә ия була. З. Ф. Әхәтова . Г. ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР
  4. Мәсәлән, «Шул тәрәзәнең кызын уйлап, ул кызның үзләренең авылларының фәлән егет берлә андый-мондый бармак селкешүләрен, күз кысышуларын гына хәтеренә китерде» (1, 334). З. Ф. Әхәтова . Г. ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР
  5. Бармак селкешү тезмәсе «бер-береңне кисәтү, куркыту» мәгънәсен аңлата. З. Ф. Әхәтова . Г. ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР
  6. Шулай ук энәдән җебенә кадәр сөйләү дигән тезмәдә беренче өч сүз сөйләү сүзе белән кулланылган һәм ул «барын да, бер дә калдырмыйча, җентекләп, бәйнә-бәйнә сөйләү» дигәнне аңлата: «Бу юлы алар бик озак сөйләштеләр, бик озак сөештеләр, берсе-берсенә ничек гомер үткәрүләрен энәдән җебенә кадәр сөйләделәр» (1, 352). З. Ф. Әхәтова . Г. ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР
  7. Ул мәгънәләр теге яки бу җөмлә кисәге функциясендә генә реальләшә: «хөсниҗамал әби дә күзен картына текте» (4, 30). З. Ф. Әхәтова . Г. ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР
  8. «әти кайтса, әни аш сала, солдат та әти дә ахшамнан кайтмас, әни дә аш салмас дип, тагы иске уйга кайтты, тагы балык башын чәйнәргә тотынды» (1, 332). З. Ф. Әхәтова . Г. ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР
  9. Бу җөмләдә «балык башын чәйнәргә тотынды» тезмәсе шулай ук фразеологик әйтелмә, чөнки ул бу контекстта образландырылган, шулай ук күчерелмә мәгънәдә килгән, солдатның шул ук элеккеге күренешләрне уйлап утыруын аңлата. З. Ф. Әхәтова . Г. ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР
  10. Мәдрәсә сүзе белән янәшә килеп, казан сүзе үзенең төп мәгънәсен югалта һәм күчерелмә мәгънә белдерә, ягъни мәдрәсә гыйлем казаны тезмәсе «мәдрәсә гыйлем йорты» дигән мәгънәне белдерә. З. Ф. Әхәтова . Г. ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР